Онлайн трансляция

Свернуть

Африканың иң югары ноктасында булган Рөстәм Нәбиев өенә кайткан - видео

Африканың иң югары ноктасында булган Рөстәм Нәбиев өенә кайткан - видео

https://tnv.ru

15 Декабрь 2022, 14:13

1637

0

Африканың иң югары ноктасында булган Рөстәм Нәбиев өенә кайткан - видео
Африканың иң югары ноктасында Россия байрагын кадаган Рөстәм Нәбиев өенә кайтып җиткән.

Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Казбек (5033), Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар. Рөстәм әйтүенчә, Килиманджарога менү иң авыры булган. Аңа 50 км кулларда йөрергә туры килгән.

«Килиманджаро минем тормышымның иң авыр тавларының берсе түгел, ә иң авыры булды, ләкин аңа карамыйча, мин үз илем флагын горурлык белән күтәрдем! Мин Рөстәм Нәбиев — чираттагы мәртәбә бөтен дөньяга канатсыз очарга мөмкин икәнлеген күрсәткән кеше, иң мөһиме — биеклекне дөрес сайларга!» — дип яза Рөстәм.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.



фото: t.me/rustamnabiev92

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров