Онлайн трансляция

Свернуть

Татар эстрадасы легендасы вафат!

Татар эстрадасы легендасы вафат!

https://tnv.ru

20 Март 2023, 09:38

698

0

Татар эстрадасы легендасы вафат!
19 мартта Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов вафат. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туа. 1952 елда Сәмәрканд фельдшерлык-акушерлык училищесын һәм 1954 елда Сәмәрканд музыка училищесының хор-дирижерлык (кичке) бүлеген тәмамлый. 1954-1957 елларда Совет Армиясе сафларында була, хәрби полк хорына дирижерлык итә.

Эмиль Җәләлетдинов 1957 елда Ташкент дәүләт консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1959 елда Казан дәүләт консерваториясенең өченче курсына күчә.

Җырчының 500 дән артык әсәрне берләштергән репертуары бар. Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен, татар, рус, украин халык җырларын зур осталык белән профессиональ дәрәҗәдә башкара.

2022 елның декабреньдә "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе "Татар эстрадасы легендасы" исеменә лаек булды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров