Онлайн трансляция

Свернуть

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин 84 яшендә вафат булган

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин 84 яшендә вафат булган

https://tnv.ru

13 Февраль 2025, 17:26

28

0

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мәлик Хәйруллин 84 яшендә вафат булган
Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хәйруллин Мәлик Бари улы 84 яшендә вафат булды. Бу хакта үзенең Вконтакте битендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков хәбәр итә.

атарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең хатыны, балаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша" , - диелә хәбәрдә.

Мәлик Хәйруллин 1993-2014 елларда ТӘһСИнең лексикология һәм диалектология бүлегендә эшләгән. Ул татар лексикасын диахрон һәм синхрон аспектларда, татар әдәби телендә Көнбатыш Европа һәм шәрекъ алынмаларын өйрәнә. Мәлик Хәйруллин 200 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт (монографияләр, дәреслекләр, методик эшкәртмәләр, сүзлекләр) авторы, 5 фәннәр кандидаты әзерләгән галим.

Фото: https://vk.com/id14197289





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар