https://tnv.ru
16 Апрель 2026, 10:45
39
0

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, «чит илләрдә Тукай әсәрләренә мөхтәбәр урын бирелгән».
Ул бу хакта Тукай укулары-2026 кысаларында Габдулла Тукайның мөһаҗирлектәге татар әдәбиятына йогынтысы турында чыгышында сөйләде, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Галим ассызыклаганча, читтә яшәгән татарлар тарихи ватанын нәкъ менә Тукай әдәбияты аша күзаллаган, ә аның әсәрләре Төркия, Финляндия, Япония, Германия һәм башка илләрдә киң таралган.
Миңнегулов фикеренчә, татар әдәбияты тарихын мөһаҗирлектәге мирасны исәпкә алмыйча тулы итеп карап булмый.
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0