Онлайн трансляция

Свернуть

"ТНВ" да Республика көне: телемарафон, «Без – татарлар» фильмы, Салават, NILETTO , «Dabro» төркеме

"ТНВ" да Республика көне: телемарафон, «Без – татарлар» фильмы, Салават, NILETTO , «Dabro» төркеме

https://tnv.ru

25 Август 2020, 14:47

272

0

Концертта Niletto, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме хедлайнерлар булачак

"ТНВ" да Республика көне: телемарафон, «Без – татарлар» фильмы, Салават, NILETTO , «Dabro» төркеме
ТНВ каналында 6:00 дән 22:00 гә кадәр «Туган көнең белән, Республикам! С Днем рождения, Татарстан!» телемарафоны булачак.

7:00 сәгатьтә «Тарихлы да, яшь тә син Татарстан» (Исторический и молодой – наш Татарстан) концертының турыдан-туры трансляциясе булачак.
Концертта Салават, Винера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Римма Ибраһимова, Резидә Шәрәфиева, Айдар Рәкыйпов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.

10: 10 сәгатьтә Г. Камал театры каршындагы мәйданда узачак «Играй, гармонь!» «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленнән турыдан-туры трансляция алып барылачак.
Шулай ук Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» проекты кысаларында иң яхшы фольклор коллективы чыгышларын күзәтеп булачак.

13: 10 сәгатьтә «Без - Татарлар» «Мы – татары» фильмы күрсәтеләчәк. Фильм татарларның барлыкка килү тарихын, аларның борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр эшчәнлеге турында сөйли. Шулай ук төрле илләрдә яшәүче ватандашларыбызның тарихы турында сүз алып барыла.

15: 00 сәгатьтә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең концерт программасы күрсәтеләчәк.

15:30 – «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт марафоны башлана. Концертта танылган башкаручылар: Валерий Сюткин, NILETTO , «Dabro» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов чыгыш ясаячак.

20: 30 сәгатьтә ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале узачак. Зур театр солисты Игорь Головатенко һәм Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак.

Бәйрәм концерты 22: 00 сәгатьтә - Казансу акваториясе өстендә салют белән тәмамланачак. Шунда ук Салават башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгыраячак.

Республика көне уңаеннан ТНВ телеканалы Instagram челтәрендә конкурс оештырды. Һәр катнашучы Казан өстеннән самолетта очу өчен сертификат ота ала. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров