Онлайн трансляция

Свернуть

«Безнең энҗе бөртеге...»

«Безнең энҗе бөртеге...»

https://tnv.ru

28 Октябрь 2020, 11:53

283

0

Зәвыклы, зыялы, ихлас күңелле, ачык йөзле, тормышны яратучы. Бүген Казанда республиканың халык артисты, 60 ел гомерен Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлаган, берничә буын артистларга белем биргән - Венера Гәрәева белән хушлаштылар.

«Безнең энҗе бөртеге...»
Саубуллашырга тамашачылары, хезмәттәшләре, дуслары, студентлары җыелды. Аны беркем белән дә чагыштырып булмый, диләр хезмәттәшләре. Киң диапазон, аңа гына хас булган моң, сәхнә культурасы, кешеләрне яратуы. Еш кына сәхнә артында калып, яшь талантларны сәхнә түрендә балкыткан шәхес ул.

Венера Гәрәева яшәгән йорт ишегалдына аны соңгы юлга озатырга укучылары, хезмәттәшләре, дуслары, тамашачылары җыелды.

Диләрә ПАЛАТОВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Менә мин шәһәр баласы бит инде. Шәһәр баласы булуыма карамастан, ул гел минем турында кайгыртты. Акчаң бармы, балам? Ашыйсың килмиме, дип, гел мине кайгырта иде.

Дамир ИМАМИЕВ, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты:
- Дүрт ел буе мин анда укыдым, ул миңа татар көйләренең милизмнарын аңлатып, үзе белгән бөтен әйберне бирергә тырышты инде.

Венера Гәрәева беренче белемен Алабуга культура училищесында алып, аннан Казан Дәүләт консерваториясендә дирижёрлыкка укый. Укый-укый эшли. Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 18 яшендә килә.

Айрат ХӘМИТОВ, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе:
- Ул бик ак күңелле кеше. Ул татар дөньясының, музыка дөньясының бер көче. Һәм үзенең тормышын Татарстан җыр һәм бию ансамбленә биргән кеше.

Венера Гәрәева талантлы музыкантлар һәм артистлар буынын тәрбияләгән шәхес. Аның укучылары илнең музыка буенча югары уку йортларында белем ала, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары була, төрле конкурсларда җиңә. Венера Гәрәева тырышлыгы белән Дәүләт ансамбле репертуарына халык җырлары да керә. Әле алай гына да түгел: Венера Гәрәева милләт өчен, татар теле өчен янып-көеп яшәгән шәхес.

Рамилә СӘХӘБЕТДИНОВА, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры, баш мөхәррир:
- Ул безнең яшь буынны үстерүдә, яшьләр белән эшләүдә бик зур өлеш кертте.

Инсаф АБДУЛЛА «Татарлар» тапшыруын алып баручы:
- Ул кечкенә генә, җыйнак кына хатын, энҗе бөртеге иде. Менә шул алтын бөртекләребезне кадерен белеп бетермәгән кебек булып тоелды.

Венера Гәрәеваны туган ягы - Саба районы Сүле авылында җирләделәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров