Онлайн трансляция

Свернуть

Равил Харисовны соңгы юлга алкышлап озаттылар.

Равил Харисовны соңгы юлга алкышлап озаттылар.

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2020, 12:47

286

0

Бүген татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озатты. Җырчы белән хушлашырга хезмәттәшләре, сәнгать әһелләре, яраткан тамашачылары Сәйдәш мәдәният сараена җыелды. Равил Харисов - татар эстрадасында үзенә генә хас итеп башкаруы, төрле телләрдә җырлавы белән билгеле иде.

Равил Харисовны соңгы юлга алкышлап озаттылар.
Равил Харисовның үлеменә беркемнең дә ышанасы килми. Тамашачылары да, хезмәттәшләре дә чәчәк сала һәм аңа соңгы сүзләрен әйтеп калырга ашыга.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
 - Соңгы вакытта бик очрашмасак та, күрешкән саен эшләгән чаклар искә төшә.

Асаф ВӘЛИЕВ,Татарстанның халык артисты:
 - Ул хәрәкәтле, зифа буйлы иде, кызыл костюмнан иде.

Асаф Вәлиев Равил Харисовның 90 еллар башында "Бәйрәм ансамбле" белән татар эстрадасына ашкынып килеп керүен искә төшерә.

Моңлы җырларны да, шаяннарын да кабатланмас итеп башкара иде ул. Ул 46 ел сәхнә тота. Шуның 15 елы Мәскәүдә - Россия эстрадасында узган.

 Халисә ИСМӘГЫЙЛЕВА,Казан филармониясе режиссеры:
 - Ул Мәскәүдә Анатолий Крол җитәкчелегендәге эстрада оркестры белән бергә җырлады. Алла Пугачева, Лещенко, Долина, Ротарулар белән бер сәхнәдә 15 ел эшләде. Ул профессиональ һәм бик җаваплы кеше иде.

 Соңгы елларда ул Казан милли-мәдәни үзәге, филармониядә эшли. Башка артистлардан ул күп телләрдә җырлавы һәм бай репертуары белән аерылып тора. Татар, рус, инглиз, итальян, испан, португальчә иҗат итә.

 Дамир НАТФУЛЛИН,Татарстан мәдәният министры урынбасары:
 - Аның репертуарында 500 чит телдә башкарылган җыр. Үзенчә башкарды. Мәңге йөрәктә истә калыр.

 Айгөл БАРИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
 - Зарланганын ишетмәдем. Бала күңелле, риясыз иде. Тегендә монда барам дип сайланып тормый иде. Ничә сум түлисез дип сорамый иде. Аның өчен мөһим булмады.

 Равил Харисовны соңгы юлга артистларга хас булган гадәт буенча алкышлап озаттылар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров