Онлайн трансляция

Свернуть

“Ты супер!” конкурсы финалисты Данила Новиков Россиянең халык артисты булырга хыяллана!

“Ты супер!” конкурсы финалисты Данила Новиков Россиянең халык артисты булырга хыяллана!

https://tnv.ru

18 Ноябрь 2020, 12:16

206

0

“Ты супер!” конкурсы финалисты Данила Новиковның хыялы тормышка ашты! Бүген аңа бер бүлмәле фатир ачкычы тапшырдылар, һәм музыка яздыру өчен студия жиһазлары бүләк иттеләр.

“Ты супер!” конкурсы финалисты Данила Новиков Россиянең халык артисты булырга хыяллана!
Минзәләдә яшәүче 14 яшьлек Данила “НТВ” телеканалы оештырган халыкара вокал конкурсында чыгыш ясап бик күпләрне таң калдырды. Мәскәүдә чыгыш ясарлык яшь музыкантны кем тәрбияли? Яңа фатирга ул нинди планнар белән керде? Яшь талант иясенең ижади тормышын Минзәләгә барып Илдар Сафиуллин өйрәнде.

14 яшьлек Данила хыялның ничек тиз чынга ашуын белә! “Ты супер!” конкурсында катнашуы бер хыялы булса, үз фатирында яшәү икенчесе. Бүген аңа фатир ачкычы тапшырдылар. Моңарчы алар кечкенә генә, иске авыл йортында яшәгәннәр. Куанычтан егет татарча жырлап жибэрде.

Федераль телеканал оештырган җырлы проектта ятим үсүче, әмма бик сәләтле балалар катнаша. Даниланы финалга чыгуы белән Президент Рөстәм Миңнеханов инстаграммда котлаган иде.

Данила Новиков Минзәлә сәнгать мәктәбендә 4 ел белем ала. Аны укытучылар иҗади, ихлас булганы өчен ярата. Атнага 2 мәртәбә вокал дәресе.

Данила әбисе белән генә яши. Малайга ике яшь чакта әнисе юл һәләкатендә вафат булган. Әбисе дә музыка, җыр ярата. Минем «Ты супер!» проектында катнашуым да - әби тырышлыгы, ди ул.

Конкурста катнашу, фатир алу Даниланың бердәнбер хыялы түгел. Киләчәктә ул Казан сәнгать училищесына укырга керергә, аннары Россиянең халык артисты булырга тели. Шун чакта авыр хәлдә калган ятим балаларга гел ярдәм итәр идем, ди Данила.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров