Онлайн трансляция

Свернуть

Машина кую урыннарына кем хуҗа булган?

Машина кую урыннарына кем хуҗа булган?

https://tnv.ru

05 Март 2021, 16:01

257

0

"Машина куярга урын юк. Янәшәдәге офис бинасы җитәкчесе безнең йорт каршындагы җирне шлагбаум куеп, үз арендаторларына бүлеп биргән", диләр Казанның Серов урамында яшәүчеләр. Бу парковка янында 4 йорт бар. Димәк, бу якынча 500 фатир һәм шуның кадәр үк машина дигән суз. Урын җитмәгәнлектән, шлагбаум артындагы җиргә дәгва итмәкчеләр. Инде ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәгәннәр. Бу җиргә кем хуҗа? Әлеге торак комплексында яшәүчеләр ул урынга өметләнә аламы?

Машина кую урыннарына кем хуҗа булган?
Шлагбаум бу урынга 1ел ярым элек урнаштырылган. Халык аның турында белми дә кала. Йортта урнашкан офис җитәкчесе эше, диләр. Янәсе үз арендаторларына урын бүлеп биргән. Ә биредә яшәүчеләрнең машиналарына урын җитми.

Руслан ӘХМӘДИЕВ:
- Кайтам, машина куярга урын юк.Шлагбаумны алсалар әйбәт булыр иде. Бу законлы түгел. Күпме урын бушар иде.

Чулпан КАСЫЙМОВА:
- Әлеге торак комплексында яшәүчеләр фатир сатып алганда 300 урынга исәпләнгән машина кую барлыгын әйттеләр,ди. Ләкин күргәнебезчә монда аның кадәр урын юк. Шуңа күрә кешеләр тимер атларын күрше ишегалдына калдырырга мәҗбүр.

Ирина КӘРИМОВА:
- Кая туры килә шунда калдырабыз инде. Балалы гаиләләр бар. Бөтенебез шулай интегәбез.

Торак комплексның берничә җирендә туктап торуны тыйган билгеләр урнаштырылган. Башка урын булмагач, машинаны әлеге билге астында калдырырга мәҗбүрләр. Ә эвакуатор хакы кыйммәткә төшә, ди яшәүчеләр.

Ирина КӘРИМОВА
- Эвакуаторлар постоянно килә. Машиналарны алып китәләр.

Римма ДӘҮЛӘТШИНА:
- Ни өчен кеше штрафлар түли-түли яшәргә тиеш?

Бу мәсьәләне чишүне сорап җирле халык кая гына бармаган.

Алия СИТДЫЙКОВА
- 2019нчы елның декабрендә шлагбаумны алуларын сорап Казанның Мәскәү һәм Киров районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Бер айдан безгә аны сүтергә тиешләр дигән хат килде. Ләкин алга китеш юк. Тагын сорадык. Инде хәзер аренда 2024нче елга кадәр озынайтылды диләр.

Шлагбаум урнаштырган кешенең үзе белән элемтәгә чыгып карадык. Офиска күпме шалтыратсак та, ул телефонны алмадылар.

Парковкага керүче машиналар шлагбаумны үз ачкычы белән ача.

Әлеге мәсьәлә буенча без Казанның Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Анда әйтүләренчә, бу урын 2020нче елда 11 айга арендага бирелгән. Әмма 12нче февральдә килешү вакыты төгәлләнгән инде.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җавабы
Хәзерге вакытта Казанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан килешүне өзү мәсьәләсе карала. Шуннан соң шлагбаум алынырга тиеш.

Шлагбаум сүтелгәч тә мәсьәлә ачык кала. Бу урын җирле халыкка бирелерме? Алар Прокуратурага барырга җыена.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров