Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда татар әкиятләре буенча сыннар фестивале узган

Башкортстанда татар әкиятләре буенча сыннар фестивале узган

https://tnv.ru

03 Август 2021, 09:50

870

0

Башкортстанда татар әкиятләре буенча сыннар фестивале узган
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында ачык һавада урнашкан «Бабай утары» тарихи-мәдәни музей комплексында бишь көн дәвамында «Бабай утары-2021» исемле агачтан эшләнгән сыннар фестивале узган. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Фестивальдә Башкортстаннан  һәм якын 12 төбәктән 19 сынчы ярышкан. Ярышның төп максаты булып татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, пропагандалау. Төп оештыручылар булып Россия татар авыллары ассоциясиясе рәисе Фәнир Галимов, БТК һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге.

Агач сыннарны бишь наминациядә чагыштырдылар: осталык, композиция, четереклелек һәм гомум композиция бөтенлеге.

Ярышчыларга фестивальнең бүләк фонды: беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга -50 мең һәм тамашачылар мөхәббәте номинациясендә – 30мең.

Фестивальдә катнашучы барлык сынчылар туган якларына дипломнар, рәхмәт хатлары һәм кыммәтле бүләкләр алып кайтып киткән.

Фото - https://tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров