Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновск шәһәренең Татар ислам үзәгендә очрашу узды

Ульяновск шәһәренең Татар ислам үзәгендә очрашу узды

https://tnv.ru

16 Август 2021, 14:57

412

0

Ульяновск шәһәренең Татар ислам үзәгендә очрашу узды

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары Василий Гвоздев, шәһәр Башлыгы Дмитрий Вавилин, шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина, район администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Садыйков, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Ульяновск шәһәренең Зөяарьягы районының Татар ислам үзәгендә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.

Очрашуда җирле татар автономиясе һәм әлеге үзәк рәисе Шәфикъ Иматдинов районда татар ижтимагый тормышы, чишелешен көткән мәсьәләләр хакында тәфсилләп сөйләде.

Аерым алганда, үзәк тирәсенә килү юлларына асфальт салу, мөселман зиратына яңа урын бирү кебек мөһим сораулар күтәрелде.

Фото: emet73tat



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров