Онлайн трансляция

Свернуть

Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылган

Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылган

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 10:21

3832

0

Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылган
Сарапул музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү музеенда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Сарапул музее директоры Сабина Креклина хәбәр иткән.

«Экспозиция өлкән һәм яшь буын игътибарын җәлеп итә. Тарихи белем бирү кысаларында әлеге күргәзмәне бик күп кеше карар дип өметләнәбез», — дип сөйләгән музей директоры.

Татарлар саны буенча Удмуртиядә яшәүче милләтләр саны буенча өченче урында тора. Экспонатлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

«Татарларда кунакта» күргәзмәсе 200 әйбердән тора. Аңа XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы бай этнографик материал керә. Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров