Онлайн трансляция

Свернуть

Гамил Әсхәдулла: Үзебезнең киноны карау рәхәт

Гамил Әсхәдулла: Үзебезнең киноны карау рәхәт

https://tnv.ru

26 Октябрь 2021, 16:23

1484

0

Гамил Әсхәдулла: Үзебезнең киноны карау рәхәт
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдулла ТНВ каналында чыга торган "Бер-бер хәл" сериалы турында үз фикерен әйтте.

"Безнең киноны карау рәхәтрәк дип саныйм. Хоккей караганда чит ил уенчылары арасында бер генә татар булса да аңа бирелеп карыйсың. Үзебезнең Республикадагы кешеләргә, читтә булган татарларга фильм ошарга тиеш", - дип әйтте Гамил Әсхәдулла.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдән, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Бер-бер хәл» дип исемләнгән татарча сериал күрсәтелә башлады.

Сериалны «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап булачак.

ТНВ каналы беренче серияне үзенең YouTube каналына урнаштырды.

Сериалны «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерде.

Сюжет нигезендә ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышы. Алар көндәлек мәсьәләләрне бергәләп чишә. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» кыска вакыт эчендә төшерелә. Актерлар һәм төшерү группасының яз һәм җәй айлары съемкаларда үтә. 40 сериядән торган сериал 5 ай эчендә төшерелеп бетә.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Сериалга хәер-фатыйха июнь аенда бирелде. Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Депутаты Айрат Зарипов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин катнашты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров