Онлайн трансляция

Свернуть

Новосибирскта татар мәдәнияте йорты ачылган

Новосибирскта татар мәдәнияте йорты ачылган

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2021, 10:02

157

0

Новосибирскта татар мәдәнияте йорты ачылган
Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте йорты ачылган. Тантаналы ачышта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашкан.

Үзәктә татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә урын алган. Монда шулай ук милли  ризыкларыбыздан да авыз итеп булачак. Иҗат коллективлары өчен кабинетлар, китапханә, уку бүлмәләре бар. Тавыш яздыру студиясе дә эшләячәк. Концертлар, фестивальләр үткәрү өчен дә мәйдан булдырылган.

Татар мәдәнияте йорты Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе җитәкчеләренең хезмәттәшлеге ярдәмендә барлыкка килде. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Биредә төзекләндерү эшләре алып барылды.

Чыганак һәм фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров