Онлайн трансляция

Свернуть

Беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тулды

Беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тулды

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2021, 11:50

414

0

Беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тулды
Бүген, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 3 яшь тула!

Шул уңайдан, сезне «ШАЯН»га кушылырга һәм «ШАЯН ТВ» белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз! Иртәдән кичкә кадәр канал сезнең яхшы кәефегез сагында торыр. Иң популяр мультсериаллар, тапшырулар һәм, әлбәттә, премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында!

«ШАЯН ТВ»ның туган көнендә «Кыргый планета Мауглие» тулы метражлы анимацион фильмы тәүге тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк!

Шуңа күрә, 16:15тә һәм 20:35тә телевизорлар каршына җайлабрак утырыгыз! Ә 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» эфирында «ШАЯН балачак» концертын карагыз!  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров