Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 50% артык мәктәп укучылары туган тел буларак татар телен сайлаган

Казанда 50% артык мәктәп укучылары туган тел буларак татар телен сайлаган

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 10:50

605

0

Казанда 50% артык мәктәп укучылары туган тел буларак татар телен сайлаган
Казан мәктәпләре укучыларының 55% - туган тел буларак өйрәнү өчен татар телен сайлап алган, тагын 45% - рус теленә өстенлек биргән. Бу хакта Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итә дип «Татар-информ» матбугат агентлыгы җиткерә.

Аның сүзләренә караганда, Казан мәктәпләрендә 49% татар һәм 41% рус балалары белем ала. Шулай ук 9% - башка милләт вәкилләре.

Мисал итеп Ризванов кызыклы статистиканы да китерде. Аның нигезендә рус милләтенең 34% укучысы татар телен өйрәнү өчен сайлап алган, ә менә 17% татар рус теле файдасына өстенлек биргән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров