Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда пенсионер җиденче каттан таеп егылган

Казанда пенсионер җиденче каттан таеп егылган

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 10:26

792

0

Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.

Казанда пенсионер җиденче каттан таеп егылган
Кичә 68 яшьлек ир-ат балконда таеп егыла һәм Казандагы Нокса авышлыгында урнашкан йортларның берсенең җиденче катыннан егылып төшә. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Фаҗига вакытында ир янында аның хатыны була, ул аңа булышып кала алмаган. Күршеләр сүзләренә караганда, һәлак булган пенсионер тыныч холыклы һәм ярдәмчел булган.

Исегезгә төшерәбез, бу кичә булган икенче шундый очрак. 30 ноябрьдә көндез Восход урамындагы 16 катлы йорт тәрәзәсеннән хатын-кыз егылып вафат була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын үз-үзенә кул салырга теләгән. Кызның үзе белән бернинди дә документлары булмаган, янына туганнары да килмәгән. Хәзер хокук сакчылары бу хәлне тикшерә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров