Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда татар телен саклау буенча комиссия эшенә йомгак ясадылар

Казанда татар телен саклау буенча комиссия эшенә йомгак ясадылар

https://tnv.ru

23 Март 2022, 13:38

1030

0

Казанда татар телен саклау буенча комиссия эшенә йомгак ясадылар
Кичә Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Монда үткән елда башкарылган зур эшкә нәтиҗә ясадылар. 2021 - туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак та әһәмиятле иде һәм комиссия башлаган проектлар быел да дәвам итә. Яңалары да булачак

Дәүләт Советы фойесы бүген кино төшерү мәйданын хәтерләтте. "Яңа гасыр" каналының узган ел чыккан иң популяр сериалы: "Бер- бер хәл"не уйнаган мизгелләрне комиссия утырышына җыелучыларга тәкдим иттеләр. Татарча сериал нәкъ менә Татарстан президенты каршындагы әлеге комиссия һәм Татнефть ярдәме белән төшерелде.

Татарча кино төшерүдә, яңа җырлар яздыруда, татарча китаплар чыгаруда комиссиянең ярдәме зур. Әлеге интерактив күргәзмәдә башкарылган эшләрнең бер өлеше генә урын алган. "Шаян ТВ" каналы белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә "Шаян Әлифба", "Мин Татар баласы" "Балачак җыры" һәм башка проектлар барлыкка килгән иде. Соңгысының максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь-композиторларны барлау, һәм шул җырларны таныту.

"Мәйдан" музыкаль татар телеканалында дистәләгән татарча клиплар дөнья күрде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров