Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласы кунакларны Нәүрүз бәйрәменә чакыра

Татарстан башкаласы кунакларны Нәүрүз бәйрәменә чакыра

https://tnv.ru

24 Март 2022, 11:29

1538

0

Төрки халыкларның милли бәйрәме 26 март узачак.

Татарстан башкаласы кунакларны Нәүрүз бәйрәменә чакыра
26 март Татарстан башкаласында төрки һәм иран халыкларының Яңа ел бәйрәмен – Нәүрүзне билгеләп үтәчәкләр. Казан ипподромы территориясендә узачак республика бәйрәме кунаклары милли ашлар белән таныша, халык уеннарында катнаша, иҗади номерларны карый алачак, дип шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп сәхнәдә кунакларга Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда Нәүрүзне бәйрәм итү тарихында икенче тапкыр пылау фестивале узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецептны һәм көнчыгыш ризыгын әзерләү осталарын билгеләячәкләр.

Өлкәннәр һәм балалар халык уеннарында катнаша ала. Катнашучылар һәм җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйрәмдә «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Милли киемнәр һәм талантларын төрле милләт берләшмәләренең иң яхшы вәкилләре күрсәтәчәк. Конкурста сигез кыз катнаша, алар Кыргызстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Татарстан, Чуашстан, Казахстан һәм Төркмәнстан данын яклаячак.

Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты оештыра.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров