Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике тел дә бертигезме?

Татарстанда ике тел дә бертигезме?

https://tnv.ru

01 Апрель 2022, 14:48

2765

0

Татарстанда ике тел дә бертигезме?
Татарстанның хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре ике дәүләт телен тигез күрү, Республика Конституциясендә теркәлгән хокукны үтәү буенча Совет утырышында фикер алыштылар. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Элмә такталардагы хаталар, районнарның сайтларында татар теленә тәрҗемә ителгән мәгълүматның унар көнгә соңарып чыгуы, 26 меңнән артык норматив-хокукый актларның гомүмән тәрҗемә ителмәве теркәлгән.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе атамаларда хаталарны табу һәм төзәтү буенча конкурсны быел да игълан итте. Хәбәрләр беренче сентябрьгә кадәр халык контроле порталында кабул ителә.

Урам күрсәткечләре, элмә такталар да хаталы. Яшел Үзән районында аларның күбесе гомүмән татар теленә тәрҗемә ителмәгән булып чыккан. Район башлыгы бу хилафлыкны тиз арада төзәтербез дип сүз бирде.

Республиканың Гражданлык актларын теркәү идарәсе хокукый документларны ике дәүләт телендә рәсмиләштергән бердән-бер оешма булып кала. Бу көнгә кадәр 2006нче елда төзелгән кеше исемнәре сүзлеген кулланганнар. Шулай ук яңа электрон сүзлек булдырганнар.

Сүзлек тиздән гамәлгә кертелечәк. Татарстан Премьер-министры утырышта каралган проблемаларны чишү юлларын эзләргә кушты. Моның өчен хакимият башлыкларына бер ай вакыт бирелде.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров