Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасы Президентының Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президентының Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

26 Апрель 2022, 09:41

680

0

"Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, "шигърият күгендәге кояшыбыз" Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм", - дип башлый мөрәҗәгатен Президент.

Татарстан Республикасы Президентының Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне  һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга һәм бөтен татар дөньясына мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, "шигърият күгендәге кояшыбыз" Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм", - дип башлый мөрәҗәгатен Президент.

"Туган тел бәйрәме күп еллар дәвамында Габдулла Тукайдан – бәрәкәтле милли җирлектән күтәрелеп зур әдип булып җитешкән, таланты белән халкыбызның рухи дөньясын яктырткан шәхес образыннан аерылгысыз кабул ителә. Чөнки аның шигърияте, кыска, әмма  гамьле, мәгънәле тормышы дәвамында газиз туган телебездән, халкыбызның гореф-гадәтләреннән илһамланды.

Бу иҗатның феномены – гаҗәеп дәрәҗәдә милли рухлы, бер үк вакытта башка милләт һәм дин вәкилләренә дә якын-үз булуындадыр. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин сүзләре белән әйткәндә: «Тукай иҗатына хас югары рух, интернациональлек – аның үз халкына булган ихлас мәхәббәтенең, сукырларча түгел, бәлки аңлы яратуының бер  күрсәткече. Шагыйрьнең башка халыкларга карата олы хөрмәтен нәкъ менә шул аңлы, бернинди хорафат катнашмаган мәхәббәт саклап килде", - дип әйтелә Габдулла Тукай турында.

"Республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләре өчен Туган тел көненең әһәмияте бик зур, аларның һәммәсенә ул бердәй якын һәм кадерле. Бәйрәм көннәрендә дөньяга сибелгән татарларның рухи-мәдәни үсешкә, милли тәңгәллекләрен саклауга, бердәмлеккә  игелекле омтылышлары яңа яңгыраш ала. Милли-мәдәни күптөрлелекне, илебезнең барлык халыклары һәм этник берлекләренең кабатланмас үзенчәлекләрен, үзлеген саклауны да максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бу тантананың яңадан-яңа мәгънә төсмерләре ачыла" ,- ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү татар телен һәм мәдәниятен тагын да популярлаштыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәк, дип саный.

Мөрәҗәгатьнең ахырында Татарстан Президенты сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров