Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә аудиогид эшли башлаячак

Казанның җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә аудиогид эшли башлаячак

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 17:46

440

0

Проект татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә оештырыла.

Казанның җәмәгать транспортында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә аудиогид эшли башлаячак
Татарстан башкаласы Казанда якын арада биш автобус маршрутында тарихи аудиогид барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Сөйләүләр татар һәм рус телләрендә барачак.

Шәһәр халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында барганда Казан микрорайоннары тарихы, тарихи биналар, урам атамалары, халык топонимнары, ландшафтлар, парклар һәм табигый зоналар, мемориаль такталар һәм һәйкәлләр; шәһәр легендалары, традицияләре, вакыйгалары; истәлекле урыннар, танылган шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм мәдәният учреждениеләре турында белә алачак.

Аудиогид шулай ук шәһәр легендалары, гореф-гадәтләре, вакыйгалары, истәлекле урыннары, күренекле фактлар, күренекле шәхесләр, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм Казанның мәдәният учреждениеләре турында да сөйләячәк.

Проект татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә оештырыла.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров