Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов: Туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына

Рөстәм Миңнеханов: Туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына

https://tnv.ru

29 Июнь 2022, 17:45

497

0

Рөстәм Миңнеханов: Туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

Президент билгеләп үткәнчә, туган телгә мәхәббәт гаиләдә салына. «Әлбәттә, ата-аналар өйдә татар телендә сөйләшсә, бала да аны яхшы белә. Бу бик мөһим», — дип Рөстәм Миңнеханов сүзләрен матбугат хезмәте җиткерә.

Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров