Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: "Халык чит ил сериалларыннан туйды, үзебезнең тормыш сериаллары кирәк

Илшат Әминев: "Халык чит ил сериалларыннан туйды, үзебезнең тормыш сериаллары кирәк

https://tnv.ru

07 Июль 2022, 16:43

608

0

Илшат Әминев: "Халык чит ил сериалларыннан туйды, үзебезнең тормыш сериаллары кирәк
Бүген Теләче районында «Алмаш» сериалы төшерелә башлады. Тантаналы рәвештә кино сәнгатенең матур традициясе, тәлинкә ватылды!

«Яңа Гасыр» телеканалының генераль директоры халыкта татар киносына ихтыяҗ барын әйтте.

«Бразилия, Төркия, Азия сериалларын күрсәткәч, халык бераз туйды. Хәзер халыкның безгә төп соравы: «Яраткан артистларыбыз белән безнең тормыш, милләт, авыл, шәһәр турында кино күрәсебез килә». Шуңа без «Алмаш» сериалын төшерергә алындык. Безнең төп максат — туктамаска. Темаларыбыз күп, теләгебез дә бар», — диде Илшат Әминев.

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров