Онлайн трансляция

Свернуть

"Кара пулат" операсы ачык һавада - кайчан һәм кайда?

"Кара пулат" операсы ачык һавада - кайчан һәм кайда?

https://tnv.ru

11 Август 2022, 11:18

742

0

"Кара пулат" операсы ачык һавада - кайчан һәм кайда?
ТНВ каналында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында 12 һәм 13 август Изге Болгар җирендә узачак «Кара пулат» операсы турында сөйләштек.

Операның Изге Болгар җирендә куелуы да зур әһәмияткә ия. Быел барлык мөселман халкы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләде. Әлеге опера 2015 елда Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. 2022 елның май аенда К.Тинчурин театрында кабаттан куелды. Болгарда узачак тарихи вакыйгага Минтимер Шәймиев килүе көтелә.

«Кара пулат» операсы 20:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

21 август 13:30 сәгатьтә операның телевизион версиясен ТНВ каналында карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров