Онлайн трансляция

Свернуть

Тарихи вакыйга: Болгарда "Кара пулат" операсы куелды

Тарихи вакыйга: Болгарда "Кара пулат" операсы куелды

https://tnv.ru

15 Август 2022, 13:46

899

0

Тарихи вакыйга: Болгарда "Кара пулат" операсы куелды
Узган атна Татарстанның, татарның мәдәни тормышына истәлекле вакыйга белән кереп калачак. Җомга һәм шимбә кичендә - Борынгы Болгар җирендә беренче тапкыр ачык һавада "Кара пулат" операсын башкаралар. Ринат Харис сүзләренә Элмир Низамов иҗат иткән әлеге әсәр, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1 100 еллыгына багышлап күрсәтелә.

Бер яктан, ул форматы, икенчедән, юбилей елының үзенчәлекле мәдәни вакыйгасы булуы белән зур игътибарга лаек. Шул ук вакытта, эчтәлек ягыннан караганда, "Кара пулат" моннан берничә гасыр әлек, дәүләтчелегебезне саклау кыйссасын бәян итүе белән кадерле. Ә бу инде милли үзаңны үстерү, халкыңның тарихын белү дигән сүз.

ТНВ әлге тарихи вакыйганың телевизион версиясен әзерләде. 21 август 13:30 сәгатьтә ТНВны кабызырга онытмагыз.

фото: пресс-служба Минкультуры РТ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров