https://tnv.ru
09 Сентябрь 2022, 10:48
849
0

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәрендә, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.
Биредә герой шагыйрь Муса Җәлилгә бюст куелачак. Бюст герой исемен йөрткән урамда урын алачак.
Исегезгә төшерәбез, Кокшетау шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә 25 августта бюст ачтылар. Һәйкәл өлкә китапханәсе һәм 2нче мәктәп арасындагы скверда урнаштырылган.
Бүгенге көндә Казахстан Республикасында Муса Җәлил исемен Нурсолтан, Алмата, Кокшетау, Төркестан өлкәсе Карасу авылларындагы урамнар йөртә.
Фото: tatar-congress.org

Бүлешергә
Комментарии 0