Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өч урам буенча хәрәкәт чикләнә

Казанда өч урам буенча хәрәкәт чикләнә

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2022, 10:28

522

0

Бу урта басымлы газ линиясен тоташтыру эшләре белән бәйле.

Казанда өч урам буенча хәрәкәт чикләнә
Казанда 9 сентябрьдән алып 14 сентябрьгә кадәр Гагарин, Жилищная һәм Силикат урамнары участокларында автомобиль транспорты хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу урта басымлы газ линиясен тоташтыру эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Гагарин урамы буенча Короленко урамындагы 89нчы йорт янындагы машина юлы һәм тротуар участогы өлешчә ябылачак.

Жилищная урамы буенча 26нчы санлы йорт янындагы юл участогы өлешчә ябылачак.

Силикат урамы буенча 26нчы санлы йорт янында хәрәкәт тулысынча ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров