Онлайн трансляция

Свернуть

Татар җәмәгатчелеге Сөембикә манарасының бүгенге хәле турында фикер алышты

Татар җәмәгатчелеге Сөембикә манарасының бүгенге хәле турында фикер алышты

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 14:14

86

0

Татар җәмәгатчелеге Сөембикә манарасының бүгенге хәле турында фикер алышты
Татар җәмәгатчелеге Кремлнең күрке, Казанның символы Сөембикә манарасы, аның бүгенге хәле турында фикер алышты. Беркемгә дә сер түгел, архитекторлар манара ел саен 1 ярымнан алып 3 ярым миллиметрга кадәр авыша дип белдерә. 10 елга 3 сантиметрга якын дигән сүз.

Сөембикә үзенең авышлыгы белән туристларны җәлеп итә дә. Шуңа күрә аны еш кына Италиянең Пизан башнясы белән чагыштыралар. Әлбәттә, объектка - V гасыр элек төзелүе, табигат йогынтысы, җирлек үзенчәлекләре тәэсир итә.

Белгечләр аның хәлен ничек бәяли? Төзекләндерергә җыеналармы? Һәм бу мәсәләдә туристлар һәм аларның тимер тәңкәләре нинди роль уйный? Тулырак ТНВ хәбәрчесе Илгиз Шәкүров әзерләгән репортажда.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров