Онлайн трансляция

Свернуть

ПРЕМЬЕРА! "Алмаш" сериалының 2 сериясе!

ПРЕМЬЕРА! "Алмаш" сериалының 2 сериясе!

https://tnv.ru

07 Декабрь 2022, 14:07

1085

1

 ПРЕМЬЕРА! "Алмаш" сериалының 2 сериясе!
5 декабрьдә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Алмаш" сериалы башланды.

Сериал тамашачыларның күңеленә хуш килде, шуңа аның беренче ике сериясен YouTube ТНВ Татарча каналына урнаштырдык.





Сериалны эш көннәрендә "ТНВ-Татарстан" - 20:00, "ТНВ-Планета" - 08:00, 18:20, 21:25 сәгатьтә карагыз.

Белешмә:

Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм “Яңа Гасыр” ТРК” АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

"Ватан XXI гасыр" кинокомпаниясе төшергән «Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Ирина

здравствуйте! Когда выйдут остальные серии на Ютуб сериала Алмаш?

Аватар

Новости партнёров