https://tnv.ru
29 Май 2023, 13:49
210
0

Илнең кайсы гына төбәгендә булмасын, халкыбыз тарихи Ватан - Казан белән элемтәне тоеп яши. Быел Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында федераль авыл Сабан туе үтте. Монда бөтен Россиядән җыелган милләттәшләребезне Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Әстерхан - Казан арасы мең чакрымнан артык булса да, борынгыдан халкыбыз рухи яктан якын. Соңгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, Әстерханда 48 меңнән артык татар бар. Сабан туен алар ел да көтеп ала һәм "милли асылыбызга кайту" дип атый. Фәйрүзә Мәҗитова репортаҗы.
Бүлешергә
Комментарии 0