https://tnv.ru
03 Июль 2023, 17:09
121
0
9 июль көнне Түбән Новгородта беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак. Моның турыда Түбән Новгород өлкәсе татарларының «ВКонтакте» төркемендә билгеле булды.
Әлеге Сабан туена бай мәдәни программа әзерләнгән. Милли уеннар, җыр-биюләр, тәм-томнар булачак. Шулай ук ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка истәлек тактасын ачарга планлаштыралар. Бәйрәмдә Түбән Новгород татарлары һәм Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар катнашачак.
Сабан туе 9 июль 09:30 сәгатьтә, Түбән Новгород шәһәре, Варварская урамы, 10 адресы буенча узачак.
Фото: https://vk.com/tatarlarnn

Бүлешергә
Комментарии 0