Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Муллагалиева: "Әниемнең җылы кочагы" тапшыруы 15-20 елдан соң бик кирәкле булачак"

Лилия Муллагалиева: "Әниемнең җылы кочагы" тапшыруы 15-20 елдан соң бик кирәкле булачак"

https://tnv.ru

11 Февраль 2025, 15:13

575

0

Татарстанның атказанган артисты, "Әниемнең җылы кочагы" проекты авторы һәм продюсеры Лилия Муллагалиева "Әниемнең җылы кочагы" телевизион тапшыруының киләчәк буыннар өчен бик кыйммәтле проект булуын билгеләде. Бу хакта ул "Татар-информ"да "Әниемнең җылы кочагы" проектына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

"Әниемнең җылы кочагы" - 2021 елдан "ТНВ - Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында һәр атна саен күрсәтелеп баручы телевизион тапшыру.

"Кеше үз гомерендә төрле өлкәләрдә эшләү дәверендә күбрәк үзе турында сөйли, ә безнең халкыбызга хезмәт иткән шәхесләребезнең кайсы яктан, әти-әниләре кем булуы турында аерым бер язмалардан гына белеп була. Безнең тапшыруыбыз шәхеснең үзе турында сөйләүгә караганда, аның чыгышы, балачак хатирәләре, әти-әнисе, тәрбия һәм гаилә кыйммәтләре турында ачылып сөйләшә торган тапшыру", – ди ул.

"Тапшыруның максаты - мөмкин кадәр күбрәк шундый шәхесләрне төшереп калдыру. «Сугыш чорларында үскән гап-гади авыл балалары үзләренең авыр тормышларын да шулкадәр татлы тормыш иттереп сөйлиләр. Бу әйберләр безнең балаларга кирәк булачак. Тапшыруның кыйммәте бүгенге көндә ачылып та бетмидер, әмма 15-20 елдан соң бу тапшырулар бик кирәкле булачак", – ди Лилия Муллагалиева.

Тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелә.

Фото: "Татар-информ", Солтан Исхаков

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар