https://tnv.ru
18 Июнь 2026, 16:40
9
0

Бүген Казанда Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашучыларны татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга чакырды. Дәүләт башлыгы шулай ук авыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм һәм чәчү эшләре тәмамлану белән котлады.
«Без, әлбәттә, чит ил кунакларын, аларның безнең тарихка, мәдәнияткә һәм Россиянең бай халык традицияләренә кызыксынуын һәрвакыт шатланып каршы алабыз. Шундый борынгы традицияләрнең берсе – Сабантуй бәйрәме. Ул бу көннәрдә Казанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә узачак. Сабантуй язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлана. Бу вакыйганы бәйрәм итәчәк һәркемне котлыйсым килә. Әгәр саммитта катнашучыларның кайберләрендә берничә көнгә калып тору мөмкинлеге булса, бу тантаналарның бай һәм төрле программасы аларда зур тәэсир калдырыр дип ышанам», – диде Владимир Путин.
Казанда Сабантуй 20 июньдә өч мәйданчыкта узачак: Идел буе районындагы Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле янында.
Фото: Сергей Сильвер / photo.roscongress.ru

Бүлешергә
Комментарии 0