Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа бинаны төзү - коронавирус таләбе.

Яңа бинаны төзү - коронавирус таләбе.

https://tnv.ru

10 Июль 2020, 16:59

234

0

Йогышлы авырулар хастаханәсен төзүдә Татарстан тәҗрибәсе - бөтен илгә үрнәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа корпуска шундый бәя бирде. Пандемиягә бәйле рәвештә, мондый объектларга ихтыяҗ бермә-бер артты. Шуңа да ил башы Владимир Путин аларны мөмкин кадәр тизрәк сафка бастырырга кушкан иде. Республикада биремне үти алганнармы һәм яңа хастаханәне кайчан ачарлар? Рәмзилә Гафиятуллина белеште.  

Яңа бинаны төзү - коронавирус таләбе.
Әкияттәгечә, ел төзисен - ай, ай төзисен - көн төзиләр. Читтән караганда бу урын кырмыска оясын хәтерләтә. Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзеләчәк җирдә казу эшләрен апрельнең 28 ендә генә башлаганнар иде. Ике ай эчендә ялан кырда өр-яңа  бина сафка баса. Бүген Бирегә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде.  

Яңа бинаны төзү - коронавирус таләбе. Төзелеш 2 гектардан артык җиргә җәелгән. Яңа бина дүрт катлы булачак. Бу 15 мең квадрат метр дигән сүз. Урыннар саны хәзерге хастаханәдәге кебек. Тик аларны арттыру мөмкинлеге бар.      

Фәрит ХӘНИФОВ - Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры:
- Объект 232урынга исәпләнгән дисәк тә,  аны тиз арада 500 авыруны кабул итәрлек итеп ясап була. Ягъни хастаханәдәге ятаклар санын бермә-бер арттырырга мөмкин.

Объектта көн озын 200 ләп кеше эшли. Ике сменага бүленеп төзиләр.

Монда реанимация бүлмәләре генә дә 12 әү булачак. Моннан тыш авыруларны кабул итәр өчен 10, йогышлы хасталарны дәвалар өчен 120 бокс.  Хастаханә иң заманча рентген , ИВЛ һәм УЗИ аппаратлары белән җиһазландырылачак..  

Марат ГАТАУЛЛИН - Республика  йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы:
- Диагностика өчен мөмкинлекләр артты. Әйтик монда хәзер компьютер томографиясе уздырырга була. Лабораторияләр базасы да киңәя. Ә иң мөһиме - монда бөтен авыруларны да аерым-аерым боксларга урнаштырырга мөмкин.

Хәзер җиһазларның кайтканын гына көтәләр.  Бина инде бик тиздән авыруларны кабул итәргә әзерләнә.

Михаил МИШУСТИН - Россия Федерациясе Премьер-министры:
«Пандемия показала наши слабые места, - сказал он. - И то, что мы сейчас видим, - это сплав технологий и оптимизации соответствующих рабочих процессов, это в том числе информационные технологии, которые позволяют фактически за 100 дней построить такой объект. Я думаю, что это стоит, конечно же, делать примером. У нас в стране уже много таких примеров».

Эшләрне тагын да тизләтергә административ киртәләрне алып ташлау да булышыр дигән өмет бар. Михаил Мишустин төзүчеләргә  күңелле хәбәр җиткерде. Моннан ары төзелешкә кагылышлы мәҗбүри таләпләрнең өчтән бере йомшыртыла.  

Бу хакта Хөкүмәт карары имзаланган инде. Шул рәвешле , эшләрне бермә бер тизләтергә исәп. Гадәттә, мондый хастаханәләрне ел ярым эчендә сафка бастырсалар, Казандагысын 100 көндә торгызырга телиләр. Бәлки тизрәк тә. Һәрхәлдә, август башында объект инде әзер булачак дип ышандырдылар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров