Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның яңа зоопаркында яңа кошлар! Видео

Казанның яңа зоопаркында яңа кошлар! Видео

https://tnv.ru

23 Июль 2020, 15:05

308

0

Казанның яңа зоопаркына яңа кошлар алып кайттылар. Мөгезле каргалар, таҗлы торналар һәм марабу. Мондыйларын кургәнегез булмагандыр әле! Алар барысы да Кызыл китапка кертелгән. 30 көнлек карантиннан соң буген аларны беренче тапкыр килүчеләргә күрсәттеләр. Гөлназ Сәйфетдинова үз тәэсирләре белән уртаклашачак.  

Казанның яңа зоопаркында яңа кошлар! Видео
Казанның "Замбези елгасы" зоопаркы әкренләп тулылана. Менә бу Таҗлы торналар, марабу һәм кафр каргалары бер ай элек кенә Германия белән Чехиядә яшәгән. Хәзер Казанныкы булып куйдылар.

Тимур ХӘМЗИН:
- Мондый кошларны күргәнебез юк иде әле. Малай белән бергә кергән идек. Карадык. Бик кызык!

Илшат ФӘРРАХОВ:
- Без беренче тапкыр килдек зоопаркка. Әлегә безгә бик ошый!

Ошамаслык та тугел! Зур томшык, сары түш һәм озын керфекләр! Беренче карашка көньяк каргасы бераз тукАнны хәтерләтә. Буе 130 сантиметрга, авырлыгы 6 килограммга җитә ала. Алар 40-60 ел яши. Мөгезле каргаларга Валя белән Ваня дип исем биргәннәр. Таҗлы торналар да парлап кайтарылган. Ләкин әлегә аларны бер-берсеннән аерып япканнар. Карантин!

Елена ВАРФОЛОМИЕВА, Казан зооботаника бакчасының матбугат чаралары белән эшләү хезмәткәре:
- Торналар яңа җиргә тиз ияләште. Зоопарк эшчеләре аларны үз итәргә дә өлгерде. Исемнәре әлегә юк, ләкин без узара аларны "зая" белән "котя" дип йөртәбез.

Марабу дигән кошларны эчкә япмаганнар, ачык һавада йөриләр. Киләчәктә алар антилопалар бн бергә яшәячәкләр. Табигатьтә дә шулай ди. Хәзер Казанда 3 марабу булды. Якын арада зоопаркка фил, зебра һәм җираф кайтуын көтәләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров