Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга Россиянең иң көчле һәм оста авиация төркеме "Стрижи" очучылары килде

Казанга Россиянең иң көчле һәм оста авиация төркеме "Стрижи" очучылары килде

https://tnv.ru

24 Июль 2020, 15:49

270

0

Казанда бүген, гомумән, хәрбиләр көне диярсең. Башкалага Россиянең иң көчле һәм оста авиация төркеме "Стрижи" очучылары килде. Алар шимбә көнне Казан күгендә авиа-тамаша күрсәтәчәк. Бүген исә, очышлардан буш булган көнне авиация институты юл тоттылар. Данлыклы ТУ-144 самолетын да карадылар . Югары тизлектә очарга күнеккән ир-егетләр белән  экскурсиягә Илдар Сафиуллин да барды.

Казанга Россиянең иң көчле һәм оста авиация төркеме "Стрижи" очучылары килде
Бу Казанның авиация институты карамагындагы инженерлар әзерләүче лицей-интернаты. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 200 гә якын бала белем ала.Талантлы яшьләр өчен бүген гадәти булмаган көн. Стрижи төркеменә багышлап менә шундый очкыч ясаганнар

Динар ГАБИДУЛЛИН, Казанның авиация институты карамагындагы инженерлар әзерләүче лицей-интернат директоры:
- Менә ул атаклы Стрижи төркеме. Очучыларның әлеге уку йорты белән танышуы очраклы түгел. Бу лицейда булачак авиация инженерлары белем ала. Алар кунакларга үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итте.

Моның фәндәге җитди адым икәнен яхшы аңлыйлар. Ворлскилс һәм башка конкурслардагы уңышлар осталык турында сөйли.

Сергей БЫКОВ, тренер:
-Алар үз хезмәтләренең кадедер беләләр. Алга өмет белән карыйлар.

Очучылар мондагы укыту базасына югары бәя бирде. Сергей Осайкин Стрижи төркеменең капитаны. Ул да әлеге лицей укучыларына өметләр зурдан ди.

Сергей ОСЯЙКИН, «Стрижи» төркеменең капитаны, Россиянең атказанган хәрби очучысы:

- Бу уникаль уку йорты. Монда талантлы укучыларны җыйганнар. Илнең авиация тармагы үсешенә зур өлеш кертерләр дип уйлыйм. Белем алу өчен барлык мөмкинлекләрне тудырганнар.

Стрижи төркеменең икенче тукталышы - КАИ каршындагы очкыч.

Альберт ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, Казанның Туполев исемендәге авиация институты ректоры:
- Алар бит супер профессионаллар. Без горурланабыз!

ТУ 144 нең эчкенә әлегә бөтен кешене кертмиләр. Бу очракта кунаклар искәрмә. Югары тизлектәге очкычларда йөрүчеләр элеге техниканы зур казаныш дип атый.

Сергей СИНЬКЕВИЧ, «Стрижи» төркеме штурманы:

- Бу самолетка карагач Советлар союзының сәнәгатьтәге куәтен күрәсең. һәм горурлык барлыкка килә. Хәзер мондый тавыш тизлегеннән дә җитезрәк оча торган пассажир лайлерлары дөньяда кулланышта юк.

Бу атнада 25 нче июль көнне пилотлар Казан өстенә күтәреләчәк. Алар күркәм гадәт буенча "Мин күкне сайлыйм “ дигән авиация тамашасында катнашырга җыена.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров