Онлайн трансляция

Свернуть

Росгвардия водолазлары 157 сәгать вакытын су астында уздыра - видео

Росгвардия водолазлары 157 сәгать вакытын су астында уздыра - видео

https://tnv.ru

27 Июль 2020, 15:57

269

0

Быел Татарстан елгаларында 156 хокук бозу очрагы ачыкланган, 6 җинаять эше ачылган. Әлеге канун бозуларны Росгвардиянең Казан диңгез полкы ачыклый. Җирдәге кебек, бу полк суда тәртип саклый. Махсус көймәләрдә, кирәк икән, су астында да. Росгвардиянең елгаларда эше ничек оештырыла? Айзат Шәймәрданов репортажында.

Росгвардия водолазлары 157 сәгать вакытын су астында уздыра - видео
Бу гади водолазлар түгел. Ә Росгвардиянең су астында тәртипне тикшерергә өйрәтелгән белгечләре. Менә Идел елгасын тикшерергә кабат төшеп киттеләр.

Росгвардия водолазларының максаты - су астындагы туфракны да, коммуникацияләрне дә һәм стратегик күперләрне дә тикшерү. Иң зур ярдәмне алар "Булгария" теплоходы баткан вакытта күрсәткән. Быел ыгна 169 тапкыр су астына төшәргә туры килгән. Гомумән алганда, алар анда 157 сәгать вакытын уздыра.

Росгвардиянең диңгез казан полкы 2005 елда оеша. Аларның үз көймәләре, катер, гидроцикллары бар.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Әлеге катер беренче карашка гына иске кебек тоела. Чынлыкта ул стратегик әһәмияткә ия. Ул диверсиягә каршы торучы катер. Монда экипаж составы зур, заманча җиһаз, корал һәм әлеге катер 7 көн буе автоном рәвештә йөзә ала.

Альберт Камилов - диверсиягә каршы торучы катер командиры: "Әлегә куркыныч вакыйгаларга тарыган юк", - ди.

Альберт КАМИЛОВ, диверсиягә каршы торучы катер командиры
- Соңгы тапкыр без чукракларны коткардык. МЧС хәбәр бирде, кешеләр батып яткан җирдән узып бара идек.

Дмитрий ПАТРИН, катерлар взводы командиры
- Көймәләрдә, елгаларда ял итүче кешеләр күп очракта саклау жилетларын кими. Браконьерлык кебек җинаять эшләрен дә тикшерәбез. Татарстан елгаларында алар күп.

Быел гына да Татарстан елгаларында Росгвардия вәкилләре 7 мең километр ара узган. Шул вакыт эчендә 250 кораб, көймәләрне тикшергән. Браконьерларның җәмгысе ярты чакрымга сузылган ятмәләрен табалар. 6 җинаять эше ачылган, хокук бозуның 156 очрагы теркәлгән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров