Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Гаврилов урамындагы елга буенда күпкатлы йортлар төзелмәячәк!

Казанның Гаврилов урамындагы елга буенда күпкатлы йортлар төзелмәячәк!

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2020, 14:50

201

0

Анда балалар хастаханәсе салып, тирә-ягын зур парк итәргә уйлыйлар. Бүген шәһәрдә кабул ителгән карарны мэр Илсур Метшин халыкка җиткерде. Ни өчен беренче проектны алыштыррга булганнар?

Казанның Гаврилов урамындагы елга буенда күпкатлы йортлар төзелмәячәк!
Гаврилов урамындагы бу буш урында торак төземәячәкләр. 80 гектар җирнең 74е табигый тыюлык статусын алачак.

Илсур МЕТШИН, Казан шәһәре мэры
- Мондагы 6 гектар җирдә федераль программа буенча күпфункцияле балалар хастаханәсе төзеләчәк. Ул - биредә яшәүче гаиләләрнең сәламәтлек сагында торачак.

Бу урында йортлар төзү өчен җир сатып алган инвестор белән сөйләшкәннән соң, аңа участокны Елга порты янында бирергә булалар. Ул ризалаша.

Юлия БУЛАВКО, «Защита Казанки на Гаврилова» төркеме вәкиле:
- Шлагбаум янында матур керү юлын, балыкчылар өчен күперчекләр ясарга, велосипедлар хәрәкәтен оештырырга иде. Безнең хәтта "Савиново" дип аталган экологик парк проекты да бар, уртаклаша алабыз.

Дарья ТОЛОВЕНКОВА, Казанның баш архитекторы урынбасары:
- Без табигый сәламәтләндерүне күздә тоткан хастаханә комплексын тәкъдим итәбез. Аның бакчасы паркка тоташып китә торган. Андыйлар Испания, Ереванда бар.

Хастаханә кайчан булачак - әлегә хәл ителмәгән. Шунысы төгәл билгеле бу проект экологлар, бу тирәдә яшәүчеләр һәм архитекторлар белән килешенеп кенә эшләнәчәк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров