Онлайн трансляция

Свернуть

Җылылыкны кайчан бирәчәкләр?

Җылылыкны кайчан бирәчәкләр?

https://tnv.ru

17 Сентябрь 2020, 16:55

286

0

Көннәрнең салкын торуы, татарстанлыларны электр җылыткычларны кабызырга мәҗбүр итә. Шуңа да җылылык сезонын вакытны сузмыйча башларга җыеналар.

Җылылыкны кайчан бирәчәкләр?
Республиканың 9 районында җылылык бирелгән инде. Казанда исә, батареяләрне 21нче сентябрдән кабызачаклар. Шулай да бүген үк күпсанлы социаль объектларга җылы җибәргәннәр.

Балалар бакчасы мөдире җылы бирүләрен сорап гаризаны кичә юллаган була. Җавап көттермәгән. Шул ук көнне бүлмәләр җылына башлады.  

Гөлфия ФӘХРЕТДИНОВА, Казанның 312нче балалар бакчасы мөдире:

- Балалар бит алар чишенәләр дә, көндез йоклыйлар. Кичә үк җылылык бирделәр ди.
  
Казан котельнялары тулысынча әзер. 21 нче сентябрьдән йортларга  җылылык җибәрергә ниятлиләр. Һәрхәлдә мондый максатны башкала мэры Илсур Метшин куйган иде.  

Наил Миңнуллин, Казан үзәгендәге котельняда эшли:
- Йортларда  җылы булсын дип күңел җылысын биреп хезмәт куя.

Наил МИҢНУЛЛИН, җылылык бирү бүлеге хезмәткәре:
- Ремонтлар ясадык, төзәттек.

Рәсми рәвештә  җылылык сезоны  башлануның үз шартлары бар. 5 көн рәттән урамда  8 градустан артмый икән, өйләргә җылы бирелергә тиеш. Ә Татарстанның 9 районда инде  бүген үк җылы җибәрелгән.

Гөлназ МИҢНЕХАНОВА, Татарстан  төзелеш, архитектура һәм торак комуналь хуҗалык министрлыгының  матбугат хезмәткәре:
- Беренче булып Теләче һәм Мөслим районнарында җылылык бирелде. Өйдә салкын булса, идарәче компанияга мөрәҗәгать итәрә кирәк. Иң беренче соц обьектларга бирелә аннары өйләр.

Хәзер көндезләрен урамда 10-14 градус һәм алдагы көннәрдә җылы һава торышы көтелми.


Яр Чаллыда мәктәп һәм балалар бакчаларына җылы  бирүне иртәгәдән башлыйлар. Җылылык бирү пункты кышкы чорга әзер

Айрат ЗӘЙНУЛЛИН, «Татэнерго» җәмгыятенең Яр Чаллыдагы филиалы директоры:
- 18 киломтердан артык җылы үткәргечләр алыштырылды. Басымга чыдамлыгын да тишердек. Без шәһәр халкына җылылык бирергә әзер.

Ә фатирларга  3 -4 көннән соң. Моның өчен идарә компанияләреннән гариза  булырга тиеш. Түбән Камада кайбер  балалар бакчалаыр һәм мәктәпләргә җылылык бирелә башлады.18 нче сентябрьгә кадәр барлык социаль обьектларны җылылык белән тәэмин итәргә җыеналар

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров