Онлайн трансляция

Свернуть

Су юлы ябылды!

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2020, 14:56

190

0

Татарстанда кисәк салкынайтты, димәк, сулыклар боз белән каплана. Бүгеннән республика елгаларында су транспорты хәрәкәте тукталды.

Су юлы ябылды!
Югары Ослан районыннан Казан елга портына быелның соңгы теплоходы иртәнге алтыда килде. Җәйге сезонда пассажирлар 43 меңгә кимегән. Югалту нәрсәгә бәйле? Киләсе елга нинди өстәмә рейс ачарга уйлыйлар?

Әле таң атмаган, ә Югары Осланнан юл алган теплоход Казанга килеп җитте. Бу быелгы җәйге навигациянең соңгы рейсы. Көн кисәк салкынайтты. Димәк моннан соң суга чыгарга ярамый. Әмма халыкның ияләшкән транспорттан аерыласы килми .

Быел Казан елга портыннан 4 мең 500 рейс ясала. Узган ел 283 мең пассажир ташысалар, быел шактый кими -240 меңгә кала. Пандемия үз авырлыкларын алып килде диләр. Елга порты хезмәткәрләре үзләре дә авырган. Шуңа саклык чараларын катгый күрәләр.

Эльмира ЗАХВАТОВА-«Татфлот» суднолар йөртү оешмасы филиалы җитәкчесе:
- Маска белән йөрделәр. Теплоходка керсәгез дә бөтен кагыйдәләр язылган. Кагыйдәләрне үтәргә тырышалар. Полиция гел тикшереп торды.

Җәйге сезонда 15 теплоход халыкка хезмәт күрсәткән. Киләсе елга пассажирлар өчен тагын бер өстәмә рейс ачырга уйлыйлар. Бу Кама Тамагы районы Тенеш авылына. Моның өчен өстәмә теплоход каралган.

Руслан ХӨСНЕТДИНОВ:
- Хезмәткәрләрнең яртысы ялга китсә, яртысы техниканы ремонтлау белән мәшгуль булачак. Чөнки бу эшне вакытында төгәлләргә кирәк. Ә инде янәдән пассажирларны киләсе елныд 1 маенда көтеп калалар. Навигация ачылышында. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров