Онлайн трансляция

Свернуть

Эт хокук сакчыларының берсенә ташланып аңа тән җәрәхәтләре ясый

Эт хокук сакчыларының берсенә ташланып аңа тән җәрәхәтләре ясый

https://tnv.ru

19 Февраль 2021, 17:05

225

0

Минзәләдә  хокук сакчыларына һөҗүм ясалган. Исерек ир полиция хезмәткәрләренә алабай токымлы этен өстерә. Ул балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы - 32 яшьлек хатын-кызга ташланган. Бәхеткә, полиция хезмәткәрләрен чакырткан хуҗабикә янәшә була. Нәтиҗәдә эт хокук сакчыларының берсенә ташланып аңа тән җәрәхәтләре ясый. Бу Татарстанда беренче очрак түгел. Түбән камада ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып киткән берәү шул ук ысулны куллана. Ә Лаеш та ике Алабай овчарканы ботарлап аталар. Ул хуҗасы, кыз баланы якламакчы булган.

Эт хокук сакчыларының берсенә ташланып аңа тән җәрәхәтләре ясый
15нче февраль көнне полиция хезмәткәрләрен Минзәләнең Чаллы проспектындагы 17 нче йортына чакыралар. Исерек ирнең явызлануыннан зарланып хуҗабикә шалтырата. Бу вакытта өйдә 3 бала да була. Хокук сакчылары әйтуенчә, алар бу өйгә беренче тапкыр гына килми. Ир 2020 нче елдан бирле полиция органнары күзәтүендә.

Рамил ӘХМӘТОВ - Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә шәһәре буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы:
- Йорт хуҗасы 5 тә 35 нче матдәнең 1 нче бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган иде инде.

Илшат ӘЮПОВ
- Хуҗабикә тарафыннан чакырылган инспекторлар протокол төзеп урамга чыгалар. Эт бу вакытта бәйдә булмый, урамда йөри. Полиция хезмәткәрләре машинага утырып китәбез дигәндә хуҗа тарафыннан әмер бирелә.

Рамил ӘХМӘТОВ
- Фас диде эткә. Ул минем яннан йөгереп үтте дә инспекторны талый башлады. Хозяйка рядом иде. Көчкә аерып алды этне.

Әлеге хәл шулкадәр тиз һәм көтелмәгәндә килеп чыкты, ди алар. Ярый әле хуҗабикә янәшәдә булган, юкса ахыры аяныч тәмамлануы да ихтимал.

Алсу МӘРДАМШИНА, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә шәһәре буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы:
- Башта этнең ябырылуыннан, соңрак авыртудан шок кичердем. Хуҗабикә аерып алмаса, эт ычкындырмаска дип ябышкан иде.

Эттән зыян күргән инспектор Алсу Мәрдамшина табибларга мөрәҗәгать иткән. Аның тәнендә берничә җәрәхәт булуы ачыклана. Хәзер әлеге хәл буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

"Хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Килеп чыккан хәлне тулысынча өйрәнү өчен - хәзер тикшерү бара.

Мондый төр җинаять өчен кешене 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 200 мең сумга кадәр штраф яисә 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр булуы да ихтимал. Минзәләнекенә охшаш хәл Түбән Кама районында 2018нче елда килеп чыккан иде. ЮХИДИ инспекторларыннан качып киткән ир-ат, өенә кайтып җитүгә аны куа килүчеләрдән эте ярдәмендә котылмакчы була.

Тик 4 аяклы дусты җаваплылыктан йолып кала алмаган. Ир кешегә машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә итүе һәм тәртип сакчыларына һөҗүме өчен җавап бирергә туры килә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров