Онлайн трансляция

Свернуть

Халык нәрсәдән зарлана?

Халык нәрсәдән зарлана?

https://tnv.ru

02 Март 2021, 16:37

196

0

Берәүләр яз җиткәч җәяүлеләр юлын су басачак  дип борчыла, икенчеләрнең тротуарлары бөтенләй юк. «Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлегендә халык мөрәҗәгатләрен карадылар. Бүген - торак коммуналь хуҗалык мәсәләләре көне иде. Күпчелек сораулар ишегалларында уңайлыклар булмауга кагыла. Аларны ничек хәл итеп була?

Халык нәрсәдән зарлана?
Карл Маркс урамы 42 нче йортта яшәүчеләр үзләрен тимер читлек эчендә яши дип саный. Чөнки ишегаллары бөтен яктан тимер рәшәткә белән уратып алынган. Йорт салынгач та, чыгып йөрү өчен пандуслы баскычлар эшләп куйган булалар. Әмма, хәзер аннан төшсәләр дә ерак китә алмыйлар.

Дмитрий ЕФИМОВ К.Маркс урамы 42 нче йортта яшәүче:
- Бер генә чыгу юлы шушы тар баскыч. Монда машиналар да керә алмый. Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машинасы да уза алмый бит берәр хәл булса.

Бүген бу хакта яшәүчеләр телефон аша "Бердәм Россия" партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлегенә хәбәр иттеләр. Алар торак милекчеләр ширкате хисабына йозаклы, үз чыгу юлын да булдырырга әзер. Буген депутатлардан киңәш алдылар.

Александр ТЫГИН Татарстан Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе:
- Хатлар язып торсак, бу эшкә озакка сузылырга мөмкин. Ә менә сез яшәүчеләр җыелышында карар кабул итеп, аны башкарма комитетка илтеп тапшырасыз икән - департамент бу мәсьәләне үз контроленә алачак.

Краснокакшайская урамында яшәүчеләр дә зарлана. Подьезддан чыгуга юл башлана, тротуарлары юк.

Алексей ФРОЛОВ Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары:
- Сезнең мәсьәләне җентекләп өйрәнәчәкбез. Безнең Ишегалды программасына кермәдек дип әйтәсез. Ничек кенә булмасын - йөрү куркынычсыз булсын өчен чара күрәчәкбез.

Ольга ПАВЛОВА Россия Дәүләт Думасы депутаты
- Иң пробеламлы территорияләр Казанда. Шәһәр бер үк вакытта тарихи, тиз үсә, яңа районнары да бар, миллионлаган кеше яши. Башкалада яшәү дә, эшләү шартлары да уңайлы булырга тиеш.

Инфраструктура буенча күп балалы гаиләләр дә борчыла. Бирелгән җир участокларына озак вакыт газ үткәрелми, юл салынмый.

Чиратта 60 мең гаилә, 40 меңе инде җир алды. Шул мәйданнарның 60 процентына ут кергән, вак таш җәелгәннәре бар. Анда бит әле төземичә асфальт җәеп булмый. Катлаулы мәсьәлә. Инфраструктура республика өчен 45 млрд сумга төшә. Ул төрле программалар ярдәмендә эшләнер. Ә анан соң нәрсә. Гаилә нәрсә хисабына йорт торгыза?

Алексей ФРОЛОВ
- Бүгенгә бу җирләрдә йорт салучылар аз. Участокларын сатучылар бар. Татарстан Президенты җитәкләгән эшче төркемдә, аерым категория гражданнарга торак мәсьәләсен махсус найм кулланып, яки дәүләт торак фонды ярдәмендә хәл итү юллары карала.

Язын ишегалдын су баса, су ерып йөрибез дип зарланучылар да, ремонт сыйфатыннан кәнәгать булмаучылар да чыкты элемтәгә. Казан, Яр Чалллы. Нурлат, Яңа Чишмәдән. Халыкның гозерләрен бу атна дәвамында тыңлаячаклар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров