Онлайн трансляция

Свернуть

Шуклыкмы, җинаятьме? Һәйкәл янып беткән!

Шуклыкмы, җинаятьме? Һәйкәл янып беткән!

https://tnv.ru

18 Март 2021, 16:56

271

0

Иртән басып торган һәйкәлдән кичкә берни дә калмый.  Ул 10 минут эчендә янып көлгә әйләнә. Мондый хәлнең була алуына аптырый шәһәр халкы.

Шуклыкмы, җинаятьме? Һәйкәл янып беткән!
Полиция һәйкәлгә балаларның ут төртүен ачыклады. 3 кыз һәм бер малай. 9-11 яшьлекләр. Мәңгелек ут янында агач ботаклары ягып уйнаганнар. Нәтиҗәдә, һәйкәл тулысынча янып бетә.

Максим КОСТРОМИН, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары:
- Балаларның әти-әниләренә карата - балигъ булмаганнарны тәрбияләү вазифаларын башкармау маддәсе буенча материаллар тутырыла. Моннан тыш, бу хәл балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссиядә каралачак.

Ничек инде һәйкәл кадәр һәйкәл шулай яна ала? Узган ел аны куйганда, Зәйнең Башкарма комитеты сын янмый торган материалдан эшләнде, дигән хәбәр тараткан иде. Менә аларның сайтындагы мәглүмат. Әмма ул бер ел да тормады.

Роберт САДРЕТДИНОВ, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Һәйкәлнең пыяла җепселләрдән торган материалдан, ягни стекловолокнодан эшләнгән иде. Барлык материаллар тиешле органнарга җибәрелгән, барысы да җентекләп тикшереләчәк.

Һәйкәлне ясау һәм кую буенча район заказы дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган була. Техник биремнән күренгәнчә, һәйкәл металл корылмадан торгызылырга тиеш була. Стекловолокно янмый торган, температура үзгәрешләренә бирешми торган булсын дип язылган.

Без заказчы таләпләре буенча эшләдек. Янгын нидән килеп чыккан? Бу форсмажор. Эштә безнең стекловолокноны яндырып караган бар - ул янмый. Корылма янында утны озак итеп тотып торсаң, янадыр бәлки. Бәлки, һәйкәлнең өслеге буяу белән йөгертелгәнгә ут капкандыр.

Техник бирем белән танышуны сорап, без Россиянең атказанган архитекторына мөрәҗәгат иттек. Алар материалның янгынга чыдам булмавын әйтә.

Герман БАКУЛИН, Россиянең атказанган архитекторы:
- Янмый торганмы икәнен тәҗрибә ясап сынап карарга кирәк иде. Бу эш эшләнмәгән икән - бернинди гарантия була алмый. Техник биремдә күрсәтелгән технология бик үк аңлашылып бетми. Янмасын өчен ул башкачарак төзелгән булырга тиеш. Әлегә ул - гадәти материаллар җыелмасы кебек. Ләкин полиэфир сумала яна торган материал.

Килешү шартларын да, нинди материалдан эшләнүен дә хәзер тикшерүчеләр ачыклаячак. Җинаять эше ачылды.

Андрей ШЕПТИЦКИЙ, Татарстан буенча Тикшерү комитеты башлыгы ярдәмчесе:
- Җинаять эшен тикшергәндә, яна торган материалдан эшләнгән һәйкәлне карап тоту өчен җаваплы вазифаи затларның эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк.

Бу хәлнең хәзер 2 сәбәбе булырга мөмкин. Берсе - балаларның уйнап юкка чыгаруы. Алар өчен әти-әниләр җавап тотачак. Икенчесе - я заказчы, я подрядчы оешманың җаваплылыгы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров