Онлайн трансляция

Свернуть

Атларын "алга" сүзе килеп чыгарлык итеп тезеп бастырган!

Атларын "алга" сүзе килеп чыгарлык итеп тезеп бастырган!

https://tnv.ru

17 Март 2021, 16:53

287

0

Лениногорски  районында яшәүче  фермер Фәрит Нәбиуллин инде дистә еллар татар атларын үрчетә. Бүген ул алар катнашында үзенчәлекле чара оештырды. Ап-ак кар өстенә атларын АЛГА сүзе килеп чыгарлык итеп тезеп бастыра. Флешмобта 400 аттан торган зур көтү катнаша. "Моны кызык ясау өчен түгел, ә милләтебезнең көчен күрсәтер өчен уйлап таптым" - ди ул.

Атларын "алга" сүзе килеп чыгарлык итеп тезеп бастырган!
- Бу солы. 400 атны бер урынга җыяр өчен 10 капчык сибәргә кирәк ди, фермерның улы Самат Нәбиуллин. Ул әтисенең - уң кулы. Флешмобка алар алдан әзерләнә башлаганнар.

Самат НӘБИУЛЛИН - фермер:
- Бер атна алдан трактор белән юлларны чистартып куйдык. Хәрефләрне ясадык. Аннары солы сибеп, атларны өйрәтә башладык.

Бар да үзенчәлекле флешмоб өчен. 4 зур хәреф - Алга сүзен ясый. Чарада 400 татар аты катнаша.

Фәрит НӘБИУЛЛИН, фермер:
- Без дә кызыксына торган халык, атларыбыз да шундый. Безнең лозунг Алга барырга бит. Менә шуны эшләп инде. Оештырыйк әле. Атлар да безнең белән катнашсыннар дип. Менә алар катнашты, күрсәтте инде.

Мондый флешмоб уздыру теләге күптәннән бар иде, ди Фәрит Нәбиуллин. Быел кыш салкын килгәч, атларны нигездә утарда тотканнар. Флешмобка өйрәтүе шуңа җайлы булган. Нинди сүз язарга дип тә озак уйларга туры килми.

Фәрит НӘБИУЛЛИН, фермер:
- Тормыш беркайчан да артка бармый. Гел алга бара. Шул алга баргынны безнең атларыбыз да аңлап, гел алга баралара. Кайчакта безне дә узып китәләр.

Фәрит Нәбиуллинның фермасы татар токымлы атларны үрчетү буенча республкада иң зур хуҗалыкларның берсе санала. Биредә 400 баш татараты бар. Ферманы 10 ел элек оештырган. Кими һәм бетә барган татар токымын Башкорстан, Чиләбе якларыннан эзләп таба.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров