Онлайн трансляция

Свернуть

Төрки халыкларның борынгы бәйрәме - Нәүрүз якынлаша

Төрки халыкларның борынгы бәйрәме - Нәүрүз якынлаша

https://tnv.ru

19 Март 2021, 17:08

362

0

Нәүрүз мөбәрәкбад! Бу якшәмбедә шундый теләкләр яңгырачак. Төрки халыкларның борынгы бәйрәме якынлаша. Нәүрүз белән язны каршы алалар. Ул көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә. Нәүрүздән соң көннәр озыная башлый. Аны билгеләп үтүче милләтләрнең һәрберсе диярлек бу бәйрәмнең данлыклы һәм кабатланмас ризыгы - сумалак пешерә.  Таҗик, үзбәк, казах, кыргыз ханымнары бу көннәрдә тәүлек буе диярлек  шуны болгата.

Төрки халыкларның борынгы бәйрәме - Нәүрүз якынлаша
Таҗик гаиләсендә Нәүрүзгә берничә көн алдан әзерләнә башлыйлар. Хуҗабикә тәүлек буе диярлек аяк өстендә.

Тозар САДЫЙКОВА
- Суманак бик озак әзерләнә. Борынгыдан килгән рецепт буенча. Башта бодай шыттырабыз. Аннан соң аны иттарткычтан чыгарабыз. Он кушабыз да, газ плитәсе өстенә куябыз. Шушы массаны ярты тәүлек дәвамында бертуктаусыз болгатып торырга кирәк.

Шикәр комы салынмаса да, сумалак бик татлы килеп чыга. Шыттыралган бодайдан пешерелгәнгә күрә, аны бик файдалы да, диләр.

Әбделхәмид АСОЕВ, Татарстанның таҗик милли-мәдәни мөхтәрияте идарәсе рәисе урынбасары
- Күршеләребезне, якыннарыбызны суманак һәм башка күчтәнәчләр белән сыйлыйбыз. “Ххафт-син” дип аталучы табын әзерлибез. Ул “с” һәм “Ш” хәрефләренә башланучы җиде ризыктан торырга тиеш. Гореф-гадәтләребезне шулай кадерләп саклыйбыз.

Нәүрүз-яз һәм дуслык бәйрәме. Аны менә шундый мул табыннар белән каршылыйлар.Бу көнне кешеләр бер-берсенә изге теләкләр тели, гафу сорый, дошманнарын кичерә. Ә балалар күрше-күләнгә кереп, җырлар-биюләр бүләк итә.

Нәүрүз бу якшәмбедә килеп җитәчәк. Башкалада күпмилләтле концерт программасы, Пылау фестивале, Милли кул эшләнмәләре сатыла торган сәүдә нокталарын оештыру көтелә. Казан ипподромында Татарстан халыклар ассамблеясе бәйрәм оештыра. Нәүрүз гүзәлен һәм Нәүрүз батырын да сайлаячаклар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров