Онлайн трансляция

Свернуть

Чумасы да, гриппы да!

Чумасы да, гриппы да!

https://tnv.ru

23 Март 2021, 17:54

211

0

Республикада африка чумасы таралмасын өчен урманнарда ел башыннан 3 мең кабан дуңгызын атканнар. Саннарын киметү дәвам итәчәк, дип белдерделәр бүген белгечләр. Бу авырудан дару һәм вакцина әлегә юк. Саклану өчен нинди чаралар куреләчәк?

Чумасы да, гриппы да!
Чир тарала башлаганнан бирле көн саен республикада 30 - 40 кабан дуңгызы атыла. Үрнәкләрен лабораториядә тикшерәләр. Алар тәүлек буе эшләүгә күчкән. Африка чумасы ачыкланган соңгы очрак - Зәй аучылык хүҗалыгында февральдә теркәлә. Шуннан, бер ай буе табылганы юк. Тик тынычланырга иртәрәк. Кабаннар тәүлегенә 80 км араны узарга сәләтле. Кыргый табигатьтә чыккан чирне бетерүе авыррак.

Африка чумасының Алабугада ничек килеп чыгуын әле дә әйтә алмыйлар. Азык аша, дип фаразлыйлар. Бүгенгә, алардан кала Әлмәттә бер, Зәйдә 4 чыганак табылган. Алексеевск, Теләче һәм Ютазы да куркыныч зонага керә. Дуңгыз фермаларында таләпләр катгый кала.

Габдулхак МОТЫЙГУЛЛИН, Татарстанның баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Экономический зыян бик зур. китерә. Ярты млн дуңгыз бар. Камский дуңгызда гына 300 мең чамасы.

Кош гриппы узган ел Залесныйдагы оешмага 200 млн сумлык зыян сала. Мөслим, Буа, Чүпрәледәге хуҗалыкларга 5 миллион сум. Хәзер бу райондагы хәл тотрыклы санала. Әмма, күчмә кошлар кайтыр вакыт җитә.

Ринат ЧИСПИЯКОВ, Татарстанның биология ресурслары буенча Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе:
- Апрель башында кошларга ау сезоны башлана. Хәзер рөхсәт алучыларга аңлату эшләре алып барыла. Үле кабан күрсәләр хәбәр итәргә тиеш булалар. Шушы вакытта кош гриппы буенча да пробалар алыначак.

Кош-корт йомыркасы, бәбкә, чеби сатып алу чоры да башлана.

Районнарда кош сату өчен махсус мәйданнар булдырылачак. Шунннан алырга киңәш итәләр. Ышанычлы булсын өчен.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров