Онлайн трансляция

Свернуть

Су басмасын дисәң

Су басмасын дисәң

https://tnv.ru

24 Март 2021, 17:07

251

0

Бу атна ахырына Татарстанда җылыта башлаячак. Шулай булгач, язгы ташуга да озак калмады дигән сүз. Республиканың 20 районындагы торак пунктларга быел су басу куркынычы яный. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган  гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында белдерделәр. Һәр урынга җаваплы кешеләр билгеләнгән. Көчле ташу булса, Әлмәт районында бер күпер дә ябылырга мөмкин. Әйләнгеч юл аша да йөрергә туры килүе бар. җитәкчелек нинди чаралар курергә чакыра?

Су басмасын дисәң
Әдип әфәнде Буаның Энгельс урамында 30 ел яши. Кар күп булган елларны көн кинәт җылытса, бакча-ишегалларын гына түгел, идән асларын да су баса, ди.

Әдип СӘГЪДИЕВ
- Быел җирдә туң калын, шуңа һәр ишегалдында су ярты метрга кадәр күтәрелергә мөмкин дип саныйм/

Мондый хәл Татарстанның 20 районына кагыла. Быел 20 райондагы 23 торак пунктына су басу куркынычы яный. Алар арасында - 4 бакчачылык ширкате, 5 күпер һәм ике юл участогы да бар.

Тамчыдан күл җыела дигән сүзләрнең мәгьнәсен яз аенда туры мәгьнәдә дә аңларга була. Кар эрү нәтиҗсендә су басу куркынычы булган урыннар күп. Быелгы кышның аеруча салкын һәм күп карлы булуын исәпкә алганда хәл бик кискен тора. Шуңа да ташуларга әзерлек мәсәләсен югары дәрәҗәдә, Хөкүмәт йортында сөйләштеләр- дим.

Һәр районда су басу куркынычы ачыкланган урыннар өчен җаваплы кешеләр булырга һәм даими котрольдә тотарга тиешләр

Рөстәм НИГЪМӘТУЛЛИН, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары:
-Республикада кар катламы февраль ахырында 131 процент иде. Шуңа өстәп, елгаларда боз катламы да калын. Язгы ташу кискен булырга ошап тора. Һәр районга югары әзерлектә булырга кирәк. Ә су баскан очракта кичекмәстән гадәттән тыш хәл реҗимына күчәргә.

Торак пунктлар гына түгел, юллар күперләргә дә куркыныч яный. Әлмәт районындагы бер күпер ташу көчле булган очракта ремонтка ябылырга да мөмкин.

Фәрит ХӘНИФОВ, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры:
- Барысы да игьтибар үзәгендә. 40 тан артык бригада төзелде. 400 дән артык техника. Тәүлек буе кизү торалар. Әзерлек зур ТАТ

Түбән Кама янындагы дамба ремонтангач, биредә яшәүчеләр язны тыныч күңел белән көтә. 20 елга якын бу җирләр куркыныч астында булган.

Александр ШАДРИКОВ, Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры:
- 3 торак пункт, балалар лагеры, бакча участоклары. Реконструкция ясалды. Аны башкаргач халык та рәхмәтләр әйтте.

Синоптиклар фикеренчә, киләсе ялларда сизелерлек җылытачак

Сергей ЗАХАРОВ, Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе:
- Температура 2 градустан 7 гә кадәр күтәреләчәк. Ә 28нче марттан соң 8 градус җылы булуы көтелә

Бүгенге көндә Татарстанда су биеклеген контрольдә тотучы 35 постта кизү бар. Алар онлайн режимда елгаларда суның тирәнлеген һәм җирнең дымлылыгын тикшереп тора.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров