Онлайн трансляция

Свернуть

Аксубайда 4 кешелек гаилә сөрем газы белән агуланып үлгән

Аксубайда 4 кешелек гаилә сөрем газы белән агуланып үлгән

https://tnv.ru

16 Апрель 2021, 15:54

331

0

Аксубайда булган фаҗига бүген бөтен республиканы тетрәндерде. Мондагы күпфатирлы йортта ике инвалид бала һәм аларның әти-әнисе үлә. Гаиләдә тагын биш бала була. Алар аерым яшәгәнлектән исән кала. Бүген көне буе фаҗига урынында тикшеручеләр эшләде. Алар белдерүенчә, гаилә сөрем газы белән агуланган. Җинаять эше ачылды. Бүген гаиләне соңгы юлга озатырга бу тирәдә яшәүче барлык йортлардан җыелдылар.  

Аксубайда 4 кешелек гаилә сөрем газы белән агуланып үлгән
Аксубай районы тарихында мондый фаҗиганың булганы юктыр әле. Ишегалдында - 4 мәет. Алар бер гаиләдән. Әти-әни һәм аларның ике баласы вафат. Тагын 5 бала ятим калды. Лодокиннар белән күпләр хушлаша.

Виктор һәм Валентина Лодоркиннар 7 бала тәрбияләп үстергән. Фажигада топчеклэре: 22 яшьлек Мария хэм 18 яшьлек Ильянын гомере озелэ. Озатырга килгән һәр кеше бу гаиләнең никадәр тырыш һәм уңган булуы турында сөйли.

Көне буе фаҗига урынында тикшерүчеләр эшләде. Фатир тэрәзәләре генэ ачык, эчкә беркемне кертмилэр. Тикшеручеләр әлегә җиткергән төп сәбәп - сөрем газы белән агулану.

Әлеге йорт 2000 нче еллар башында тозелгэн. Барлыгы 5 фатир. Икенче катта ике, беренче катта оч гаилэ. Биредэ яшэучелэр сузлэренэ караганда, төтен чыгу юллары тиешенчә чистартмаганнар. Аларны бу проблема инде күптәннән борчый.

Идарәче оешмада әйтүләренчә, бу йорттан аларга соңгы тапкыр гыйнварнын бишесендә мөрәҗәгат иткәннәр. Ул чакта Лодоркиннарның куршеләре янәсе төтен чыгу юлын тикшеруне сораган. Каналны 11ендә чистарталар.

Без Азнакайның газ эксплуатация хезмэтенэ мөрәҗәгат иттек. Әмма монда безнен белэн сойлэшудэн баш тарттылар.

Хәзер аңлатманы прокуратура белэн тикшерүчеләргә бирергә туры килер мөгаен. Фажига буенча, жинаять эше ачтылар.

Тикшерүчеләр нинди фикергә килер, алдан әйтеп булмый. Әмма бу эшнең аерым контролдә калачагында шик юк. Хужабикэ Валентина Лодоркинаның үз энисе дэ исэн-сау. Ул бүген кызын соңгы юлга оныгы белән бергә озатты.

Ел башыннан Татарстанда газ белэн агуланып 8 кеше үлгән иде. Бүген әлеге исемлеккә берьюлы 4 кеше өстәлде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров