Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда “Татар мирасы” дип исемләнгән зур бәйге!

ТНВда “Татар мирасы” дип исемләнгән зур бәйге!

https://tnv.ru

15 Апрель 2021, 14:07

943

0

Бәйге татар мәдәниятен популярлаштыру, милли ядкәрләрне барлау, татар халкының талантлы шәхесләре белән таныштыру максатында үткәрелә.

ТНВда “Татар мирасы” дип исемләнгән зур бәйге!
Теләге булган һәркем эшләрне 1 июньгә кадәр видео һәм фото форматта tatar@tnvtv.ru электрон адресына җибәрә ала. Эшләрнең татар телендә кыскача мәгълүмат белән дә тулыландырылган булуы мөһим.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1. “Гармун телләрендә татар көе”: үзешчән гармунчылардан видеоматериал;
2. “Аш-су остасы”: фото һәм видео форматта милли ризыкның үзенчәлекле рецепты;
3. “Һөнәр иясе”: аерым бер һөнәр ияләреннән үз эшләре турында фото яки видео форматта мәгълүмат. Мәсәлән, балта остасы, умартачы, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, шамаил ясаучылар һ.б.
4. “Милли кием”: милли киемдә төшкән фото (ретро фотоларга өстенлек биреләчәк);
5. “Буыннардан калган хәзинә”: гаиләдә аерым әһәмияткә ия булган, әби-бабадан мирас булып калган кадерле ядкәр турында мәгълүмат.

Һәр номинациядә үзләренең уникальлеге, эксклюзив, кызыклы булуына карап 10 эш сайлап алыначак. Шуннан соң инстаграмда тавыш бирү юлы белән, һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнәчәк!

БҮЛӘК
Барлыгы 15 җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак.

1 урын - 20 000 (егерме мең сум)
2 урын - 15 000 (унбиш мең сум)
3 урын - 10 000 (ун мең сум)

Нигезләмә 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров